+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 Февраля 2019, 16:13

Уфа мәктәпләрендә - карантин

Грипп, салкын тию авырулары күпләп ачыкланганда профилактик эшләр алып бару мөһим.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда грипп белән авыручылар саны арта. 8 февральдә генә Уфада 12 626 укучы шул сәбәпле мәктәпкә бармаган. Бу - укучыларның 10,7 проценты. Аларның кайберләрендә, авыручылар санына карап, карантин игълан ителгән.

Әгәр дә сыйныфларда авыручылар саны 20 проценттан артта икән, белем бирү оешмасының җитәкчелеге карантин кертергә хокуклы.

4-18 февральдә 10-16 сәгатьләрдә "Роспотребнадзор" идарәсе республикада грипп һәм салкын тиюне профилактикалау буенча "кайнар линия" оештыра. 8-800-700-90-30 телефонына шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларны бирергә мөмкин.