-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 Февраля 2019, 17:25

Радий Хәбиров: \"Сезнең бурыч - вакытында төзү\"

Республика максатлы инвестиция программасы кысаларында быел 3,8 мең сумга медицина учреждениеләре төзү, реконструкцияләү, җиһазландыру каралган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән "Сәламәтлек сәгате"ндә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин сөйләде.

Быел Благовар районы Языково Үзәк дәваханәсенең дәвалау корпусы, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникалары файдалануга тапшырылачак. Октябрьскийның 1нче дәваханәнәсе хирургия корпусын реконструкцияләү һәм Республика онкология диспансерының хирургия корпусына янкорма төзү буенча төзелеш-монтаж эшләре бара.

Болардан тыш, Республика кардиология үзәген реконструкцияләү һәм Учалы шәһәрендә - хирургия корпусы, Салаватта күпфункцияле дәваханә төзү буенча конкурс документлары әзерләнә.

Шулай ук, быел Бөре шәһәрендә поликлиника һәм акушер-гинекология корпусын, Уфаның Затондагы 9нчы дәваханәнең, Чакмагыш авылындагы поликлиникалар, "Акбузат" балалар шифаханәсенең яңа корпусын, Республика балалар клиник дәваханәсенең балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү буенча проект-смета документлары әзерләнәчәк.

- Төзелеш буенча күләмле эш алып барыла. Без зур акчалар бүләбез. Сезнең бурыч - вакытында тиешле эшләрне башкарырга һәм вакытында төзергә. Эш сәфәрләре вакытында биргән йөкләмәләремә килгәндә, алар буш урында барлыкка килмәде. Алар нигезле һәм уйланылган. Бу объектлар тиз төзелергә тиеш. Алар кешеләргә кирәк, - диде Радий Хәбиров.