-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 Февраля 2019, 08:21

Эш качмас, төшке ашны иркенләп ашагыз!

Белгечләр тикшеренүләр үткәргән һәм төшке ашны калдыруның сәламәтлеккә зур зыян салуын исбатлаган. Бу хәл йокы бозылу, игътибарлылык югалу, ризык эшкәртү системасының сафтан чыгуы белән яный.

Добавить в предпочтительные источники Google
Эш көне барышында кыска вакытлы ял оештырып алу хезмәт нәтиҗәлелеген арттыра.

Тикшеренү нәтиҗәләре төш вакытында нәкъ сыйфатлы тукланып ял итүнең файдалы булуын раслаган. Төшке аш вакытын социаль челтәрләрдә үткәрүче кешеләрнең организмы ял итми, көч туплый алмый.

Тиз генә капкалап алу да гастрит, шикәр чире, симерү, инфаркт белән яный.

Ә инде ярты сәгать саен компьютердан аерылып, берничә минут кына ял итеп алган кешедә муен һәм кулбашлар авыртынулары хәвефе күпкә кими.