+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 июль 2019, 06:04

Донорлык һәм трансплантация өлкәсендә мөһим килешү

Уфада Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Шума­ков исемендәге Дәүләт медицина тикшеренү транспланталогия һәм ясалма органнар үзәге арасында донорлык һәм органнарны транс­плантацияләү өлкәсендә хезмәт­тәшлек турында килешү төзелде. Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин һәм Русиянең төп трансплантологы Сергей Готье килешүгә кул куйдылар.

Килешү донорлык һәм органнар трансплантацияләүне, фәнни-тикше­ренү эшен, трансляцион медицинаны, телемедицина һәм сакчыл технология­ләрне, медицина кадрлары әзерләүне, ясалма органнарны куллану тәҗрибә­сен оештыруны һәм төбәкара хезмәт­тәшлекне үстерүне күз уңында тота.

Соңыннан трансплантология өлкә­сендә югары технологияле опера­цияләр үткәрү өчен төбәктә база әзерләү һәм ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

Максим Забелин төбәк җитәкчеле­генең донорлык һәм трансплантология хезмә­тен үстерергә әзер булуын әйтте.

– Безнең сәламәтлек саклау системасы моңа әзер. 1996 елда Куватов исемендәге Республика дәва­ха­нәсендә күчерелгән бөер республикада беренче трансплантация­ләнгән орган булды. 2013 елда Башкортстанда йөрәк һәм бавырның беренче трансплантацияләре үтте. 1996-2018 елларда бөер күчерүнең 428 очрагы булды, – диде Максим Забелин.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас