Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча бүген Республика йортында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова “Сәламәтлек сәгате” форматында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә башында социаль челтәрләргә халык мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская төбәк җитәкчесенең шәхси аккаунтларына, шулай ук Башкортстан Башлыгының халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә килгән шикаятьләр хакында сөйләде.
Аның сүзләре буенча, медицина темасы буенча мөрәҗәгатьләр кими бара: беренче кварталда алар 1458 булса, икенчесендә - 1067. Бу сәламәтлек саклау өлкәсендә Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән чаралар комплексы белән бәйле. Тар белгечләр җитмәү, табибка язылганда катлаулылыклар, дарулар белән тәэмин ителү һәм дәвалау хакында үтенечләр актуаль булып кала бирә.
Министр вазыйфасын башкаручы Максим Забелин елның беренче яртысында диспансерлаштыру үтү нәтиҗәләре хакында сөйләде. Бу чорда медицина тикшеренүен 307 меңгә якын кеше үткән, бу еллык планның 42,4 процентын тәшкил итә.
Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча 28 817 авыру очрагы беренче тапкыр ачыкланган. Беренче урында – эндокрин системасы авырулары (25,5 процент), икенчедә – кан әйләнеше системасы авырулары (24,7 процент), өченчедә - бәвел-җенси (мочеполовой) система авырулары (9 процент).
Барлыгы быел 764 740 кешене диспансерлаштыру планлаштырыла.