+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 июль 2019, 17:55

Радий Хәбиров: "Юлламалар саны бик аз"

Мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән бүгенге очрашу вакытында республика шифаханәләренә юлламалар санын арттыру мөмкинлеген карауны сорады.

Мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән бүгенге очрашу вакытында республика шифаханәләренә юлламалар санын арттыру мөмкинлеген карауны сорады.
Алар сүзләренчә, Анапаның балалар шифаханәләренә бару кыенлык тудыра, безнең шифаханәләрдә дә дәвалану курсы узу мөмкинлеге начар булмас иде.
- Мин бу эшнең башкарылуы һәм бездә мөмкинлекләре чикле балаларга юлламалар бирү процессы белән канәгать түгел. Минемчә, юлламалар саны бик аз. Республиканың шифаханәләр фондында 8500 урын бар, аларның 10 процентын шундый балалар булган гаиләләргә бүлеп бирергә мөмкин булыр иде. Башкортстан шифаханәләрендә алар бөтен төр хезмәтләрне дә алырга тиеш, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәшировка әлеге мәсьәләне, тиешле министрлыклар һәм ведомстволарны җәлеп итеп, шифаханәләр җитәкчеләре белән эшләп бетерергә һәм 1 августка хәл итү юллары турында хәбәр итәргә кушты.
Читайте нас