Кырымда "Лучистый" лагеренда 57 кеше (52 бала, 5 әйдәман) агуланып, дәваханәгә эләккән. Алар арасында танылган җырчы Ләйсән Гыймаева һәм шоумен Булат Бәйрәмовның уртанчы кызлары Зифа да булган.
Җырчы инстаграм социаль челтәрендә бу хакта болай дип язган:
"15 июльдә дәваханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин... аларны хәзер дәваханәдән чыгармыйлар. Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә.
Бүген тагын бер яңалык килеп иреште, аларны "Лучистый" лагере җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе, бу балалар, сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул уңайдан, 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән.
Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәү алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмаганнар? Ә хәзер, балалар терелгәч, нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти-әниләренә шалтырата, "без терелдек", "без сәламәт", "яңадан лагерьга барасыбыз килә" диләр...
Министр хәтле министр балалар янына барып, бу хәлгә ачыклык кертә алмагач, кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә...".
Әлегә бу хәлнең дәвамы билгеле түгел. Балалар сау-сәламәт булып якыннары янына әйләнеп кайтырлар, дигән теләктә калыйк!