+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 июль 2019, 08:21

Doriana_Kenaz ничек хәтерен югалткан?

Башкортстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә билгеле видеоблогер, яшь режиссер, җырчы Гөлдәрия Гыйззәтуллина стресс кичергән.

Башкортстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә билгеле видеоблогер, яшь режиссер, җырчы Гөлдәрия Гыйззәтуллина стресс кичергән.
Бу хакта ул үзенең инстаграм челтәрендә болай дип язган:
"Бу җәй минем өчен стресстан башланды һәм организмым түзмәде. Башта беренче тапкыр самолетта очып, зур дулкынлану кичердем. Аннан минем дустым вафат булды. Минем өчен бу, әлбәттә, шок иде.
Мин бер көн эчендә бик нык авырып, дәваханәдә яттым, сәламәтлегем шактый какшады. Әтиемнең вафат булуына 10 ел тулуы да хатирәләрне яңартты, туганымның кияүгә чыгуы да дулкынландыргыч вакыйга булды.
Болар барысы да минем организмга шактый тәэсир итте һәм өч тапкыр хәтерем югалып алды. Беренчесе - 30-35 минут булган, калганнары 10-15 минутлап. Төгәл генә әйтә алмый. "Кем мин? Нишлим? Кая барам?" - бу халәттә булганда бер генә сорауга да җавап бирәлмим...
Мин һәрвакыт вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, барын да артык якын кабул итеп өйрәнгәнгә дә мондый хәл килеп чыккандыр дип уйлыйм. Шуңа күрә мин инде айдан артык авылда торам, саф һава сулыйм. Сез дә үзегезне саклагыз, барысын да йөрәккә якын кабул итмәгез".
Читайте нас