89 яшькә кадәр студентларга белем биргән мөгаллим бармы? Бар, ул – 91 яшьлек академик Мирфатыйх Зәкиев. Мирфатыйх ага 51 ел буе йога белән шөгыльләнә. “Яшисең килсә, күнегүләр ясауны туктатмыйсың. Мине йога яшәтә”, – ди галим.
Биш ел элек фитнес-клубка да барып караган ул. Өйдә ясауга җитми, ди. Андагы белгечләрдән, сездә, йога белән шөгыльләнеп, 90 яшькә җиткән кешеләр бармы, дип тә кызыксынган. Андыйлар табылмаган. Мирфатыйх ага әйтүенчә, фитнес-клублар күбрәк акча эшләүгә корылган.
Барысы да Казан дәүләт педагогия институтының ректоры булып эшләгәндә башлана. Студентларга тулай торак төзетү мәсьәләсе буенча борчылып йөргәндә, кинәт йөрәге тотып ала аның. Шәһәр уртасында мәйданны бушатырга кирәк, ә бер төркем кешеләрнең, чиркәү ерак дип, башка урынга күчәсе килми. Менә шунда хастаханәдә ятарга туры килә. Рахлин дигән табиб, турысын бәреп: “Сезнең авыру бик җитди, аның белән кешеләр егылып үлә. Яшисегез килсә, йога күнегүләрен өйрәнегез!” – ди.
Яшисе килмичә, әле 40 яшьтә тормышның гөрләп торган чагы бит! Табиб Зәкиевка гына түгел, бу киңәшне шул ук авыру белән чирләгән завод директорына һәм тагын бер җитәкчегә дә бирә. Мирфатыйх абый шунда ук университет китапханәсенә шалтыратып, йога турындагы барлык китапларны да китерергә куша. Бер кочак китапны бик тиз укып чыга. Үзенә кирәкле күнегүләрне сайлап, табиб белән киңәшләшә. Менә шул көннән бирле йога белән шөгыльләнә башлый. 51 ел буе шулай, дип яза “Татар-информ”.