+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 июль 2019, 09:26

Уфада йөкле хатыннарны дәваханә коридорына ятарга салалар

Йөкле Уфа кызы Евгения Радченкога БДМУ клиникасында, палата урынына, коридорда урындыкка ятарга тәкъдим иткәннәр.

Йөкле Уфа кызы Евгения Радченкога БДМУ клиникасында, палата урынына, коридорда урындыкка ятарга тәкъдим иткәннәр.
Бу көнне ул клиникадан кайтып киткән, ләкин, хәле начарлану сәбәпле, кире килергә мәҗбүр булган. Аның сүзләренчә, хатынны бер сәгать эчендә кабул итәргә теләмәгәннәр. Йөкле хатынның ире кайнар линия номеры буенча һәм баш табибның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә, шуннан соң гына аны кабул итәләр. Нәтиҗәдә, хатынны коридорда урнаштыралар.
Клиниканың баш табиб вазыйфасын башкаручы Ольга Ефремова, гафу үтенеп, бу хәлнең сәбәбе бала тудыру йортында санитар эшкәртү эше барышы белән аңлаткан. Шулай ук Евгения Радченко коридорда яткыруның медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына уңай йогынты ясамавын билгеләп үткән.
Читайте нас