+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 июль 2019, 03:23

Бала лагерьдан авырып түгел, савыгып кайтсын!

Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген тормыш үзе исбатлап тора

Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген тормыш үзе исбатлап тора


Балаларның җәйге ялы – сәламәтлекне ныгытыр өчен иң яхшы вакыт. Күпчелек ата-ана балаларын шифаханә һәм лагерьларга җибәреп, ял иттерергә, сәламәтләндерергә, чыныктырырга тырыша. Ни кызганыч, кайвакыт көткән нәтиҗәнең киресе дә килеп чыгарга мөмкин. Моны булдырмас өчен җәйге ял вакытында балаларның нинди чирләр белән авыру ихтималлыгын һәм моны кисәтү юлларын белергә кирәк.


Юлга тиз бозыла торган ризык алмагыз!


Еш кына җәй көне каядыр барып ял итүче балаларда ашкайнату белән проблемалар килеп чыга. Икенче төрле су, өйрәнел­мәгән ризыклар, диңгездә, елга-күлләрдә коенганда суның авызга керүе – болар барысы да ашказаны-эчәк-лек эшчәнлегенең бозылуына китерергә мөмкин. Кайвакыт ата-аналар үзләре дә гаепле, алар балаларына юлга бозыла торган ризык биреп җибәрә. Мәсәлән, йогурт, баллы эремчек һәм башкалар.

Бозылган азык белән агуланганда баланы укшыта, аның башы авырта, хәлсезләнә, эче китә, температурасы да күтәрелергә мөмкин. Бу очракта ярдәмне мотлак табиб күрсәтергә тиеш. Организмны токсиннардан чистартырга, күп чиста су эчәргә кирәк.


Куллар һәрвакыт

чиста булсын!

“Пычрак куллар авырулары” да бала сәламәтлегенә зур хәвеф белән яный. Юылмаган куллар аркасында гади паразитлардан алып, А гепатитына кадәр йоктырырга мөмкин. Бу авырулар үзләрен тиз генә сиздермәскә мөмкин, ләкин нәтиҗәләре күңелсез. Эч авырту, хәлсезлек, аппетит югалу, косасы килү кебек билгеләр күзәтелсә, бала, һичшиксез, лагерьдагы табибка күренергә тиеш. Гепатит белән авырганда тәннең төсе дә үзгәрә, моңа игътибарлы булырга кирәк.


Эссе көнне дә салкын тия ала


Ангина, ОРВИ кебек авыруларны да “кышкылар” исәбенә генә кертү дөрес түгел. Алар белән җәй көне дә авырырга мөмкин. Салкын су эчү, салкын суда коену, ачык тәрәзәләрдән өргән җил дә авыруга китерә ала. Бу очракта да белгеч-нең күзәтүе кирәк. Мәсәлән, эш ангинага барып җитсә, антибиотикларсыз савыгып булмый. Шифа­ханәгә, лагерьга китергәндә табибларны баланың нинди даруларга аллергиясе булуы хакында кисә­тергә кирәк!


Кояш зарар да салырга мөмкин


Кояшлы диңгез буенда ял итүче балаларда еш кына кояштан тән пешүләр күзәтелә. Моны булдырмас өчен баланы ялга әзерләгәндә аңа үзе белән кояштан саклаучы крем салырга онытмагыз. Тән пешкән хәлдә куллана торган махсус мазьлар биреп җибәрсәгез дә яхшы.

Баланы кояш сугу хакында да кисәтергә кирәк. Ачык кояшта баш киеме белән йөрү һәм еш чиста су эчеп тору мотлак икәнен аңла­тыгыз.

Бөҗәкләр үрчемәсен...


Бүген медицина хезмәткәрләре җәйге лагерьлардагы тагын бер хәвеф хакында кисәтә. Ул – педикулез, ягьни... бет йоктыру. Йоктыру өчен башка кешенең мендәрендә ятып тору, тарагы белән чәчне тарау да җитә. Бетләү бала сәла­мәтлегенә зур хәвеф белән янамаса да, эстетик һәм психологик уңайсызлыклар тудыра. Проблеманы урап узар өчен баланы гади шәхси гигиена кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.

Җәй – елның иң матур, күңелле вакыты. Аеруча аны балалар ярата. Сабыйларыбыз ел буе көтеп алган җәйге ял аларның сәламәтлеге өчен файдалы һәм хәвефсез үтсен өчен без, өлкәннәр, игътибарлы булыйк, дөрес киңәшләр бирик, кирәкле кагыйдәләргә өйрәтик.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас