+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 Июля 2019, 16:43

Башкортстанда онкологияне диагностикалау мөмкинлеге 2,5 тапкыр арта

Бүген Уфада Атом-төш медицинасы үзәге “ПЭТ-Технолоджи” җәмгыяте икенче заманча ПЭТ/КТ сканерны эшләтә башлады. Ул онкология авыруларын диагностикалау мөмкинлеген 2,5 тапкыр арттыра. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров яңа җиһазның мөмкинлекләре белән танышты.

Үзәкнең баш табибы Эмма Мөхәммәтханова бу ысулның нәтиҗәле икәнлеге хакында сөйләде. Ул организмда шешне күрсәтеп кенә калмый, таралу-таралмавын да ачыклый.
Яңа җиһазга инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил иткән. Яңа сканер үзәктә елына кимендә 12 мең пациентны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Радий Хәбиров биредәге башка җитештерү системалары, лаборатория һәм уникаль комплекс белән дә танышты.
- Миңа биредә ошады. Эш XXI гасыр дәрәҗәсендә оештырылган. Яңа искиткеч җиһазлар табибларга авыруның дәрәҗәсе, дәвалау нәтиҗәләре хакында төгәл белү мөмкинлеге бирә. Халыкның монда квота белән бушлай ярдәм алуы мөһим, -- диде республика җитәкчесе.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада медицинага җитди игътибар бүленүен билгеләде Радий Хәбиров, инвесторларның мондый үзәк булдыруының яхшы икәнлеген ассызыклады.
«МедИнвестГрупп» компанияләре төркеме Директорлар советы рәисе Виктор Харитонин белән төбәк җитәкчесе киләчәктә онкология авырулары белән көрәш өлкәсендә республиканың мөмкинлекләрен үстерү хакында сөйләштеләр.
Читайте нас