Сибайда күңелле дә, фәһемле дә бәйрәм үтте.
Шәһәрнең реабилитация үзәге, балалар поликлиникасы хезмәткәрләре “Фармленд” даруханәсе белән берлектә “Сәламәтлек көне” оештырды. Чарада өлкәннәр дә, балалар да катнашты.
Ата-аналар өчен белгечләр консультацияләр үткәрде. Балалар төрле бәйгеләрдә көч сынашты, ачык һавадагы уеннарда катнашып күңел ачты.
Бәйрәмдә район хакимияте, сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Чара ахырында “Фармленд” даруханәсе хезмәткәрләре барлык балаларга уенчыклар бүләк итте, бәйрәмгә килгән һәркемне кислород коктейле белән сыйлады.