+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 август 2019, 15:46

Кардиоүзәктә осталык дәресе үтте

5-6 августта Республика кардиология үзәгендә диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Тимур Хафизов “Эндопротезирование брюшного отдела аорты” дип исемләнгән осталык дәресе күрсәтте.

Анда Уфа, Санкт-Петербург, Чиләбе, Ырынбур, Томск, Ханты-Мансийск һәм Чабаксардан кан тамырлары хирурглары, кардиохирурглар катнашты.
Ике көнлек укыту курсы вакытында Тимур Нәзир улы хезмәттәшләренә протезларны беркетүнең иң яңа ысулларын кулланып, ике күрсәтмә операция тәкъдим итте. Мондый операцияләр үзәктә 2011 елдан ясала, ләкин фиксацияләүдән башка.
- Әле операция ясалган пациентлар алдагылардан аларның аневризм муентыгында фиксацияләү өчен оптималь булмавы белән аерыла. Без эндопротезны аортаның тышына беркетүче җайланма кулландык. Безнең төбәктәге аневризмлы пациентларның анатомия төзелеше шундый булганнары 10-12 процент, - ди Тимур Хафизов.
Осталык дәресенең икенче көнендә мондый очраклар җентекләп өйрәнелде һәм эндоваскуляр хирургия үсешенең перспективалары тикшерелде.
Читайте нас