Ноябрьдә Дүртөйледә сменага 200 кешегә исәпләнгән яңа балалар поликлиникасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Төзелешкә заказ бирүче – Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе. РАИП кысаларында республика бюджетыннан якынча 198 миллион сум бүленгән. Республиканың 100 еллыгына төзелүче объектта бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров булды.
Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин Радий Хәбировка поликлиниканың графиктан алда төзелүе турында сөйләде.
Диварларны күтәрү һәм бинаның түбәсен монтажлау, бизәкләү эшләре тәмамланган. Пластик тәрәзәләр һәм ишекләр куелган. Электр үткәргечләрне һәм вентиляцияне монтажлау, җылыту, су белән тәэмин итү, су бүлү системаларын монтажлау тәмамланган, территорияне төзекләндерү тәмамланып килә.
Радий Хәбиров дәваханәнең медицина кадрлары белән тәэмин ителеше турында кызыксынды һәм, тар белгечләрне эшкә җәлеп итү буенча республика программасына 125 миллион сум бүленде, федераль программалар эшли, дип билгеләп үтте.
Муниципаль власть медицина кадрларын эзләү һәм җәлеп итү белән шөгыльләнергә тиеш. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов муниципалитетның бу мәсьәләне хәл итү белән актив шөгыльләнүен билгеләп үтте.