+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 август 2019, 16:44

Олег Газманов ач торып организмын чистарта

Русия җырчысы Олег Газмановның хатыны Марина иренең 36 сәгать ач торуы һәм организмны токсиннардан “чистарта” алуы турында сөйләде.

Русия җырчысы Олег Газмановның хатыны Марина иренең 36 сәгать ач торуы һәм организмны токсиннардан “чистарта” алуы турында сөйләде.
Марина Газманова "Instagram"дагы битендә ялдан фотосурәтләр урнаштыра, нечкә биле белән мактана һәм ире тота торган төрле диеталар турында сөйли. Бер язма астында ул организмны вакытыннан алда картаюдан сакларга һәм “яңа күзәнәкләр ярдәмендә яшәртергә” ярдәм итүче аутофагия турында сөйләде. Марина Газманова Япония биологы, Нобель премиясе лауреаты Есинори Осуми уйлап тапкан “36 сәгать ач тору”ның Олег Газмановка бик килешүе турында яза.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Марина Газманова шулай ук җанатарларын мондый практикаларга җитди карарга кирәклеге турында кисәтә, чөнки алар файда гына түгел, зыян да китерә ала. “Укыгыз, өйрәнегез, әмма үзегездә куллануга дөрес карагыз, үзенчәлекләре һәм шәхси чикләүләр бар”, – дип ассызыклый Марина Газманова.
Читайте нас