“Росстат” ил буенча коточкыч саннар китерә.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, былтыр яман шеш белән авыручы балалар саны ил өчен рекордлы күрсәткечкә җиткән.
Узган елда диспансерларда онкология белән авыручы 26,9 мең бала яткан. 2017 елда аларның саны 25,8 мең булган.
Беренче тапкыр андый авыру балалар турында статистика мәгълүматы 2008 елда алына, ул вакытта 16,6 мең авыру теркәлә.
Белгечләр бу күрсәткечнең артуын табиблар күзәтүе астында торучы балаларның саны артуы белән бәйли.