Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров видеоконференция төрендә “Сәламәтлек сәгате”н үткәрде. Анда ул социаль ярдәм буенча республика программаларында катнашучы агымдагы елда эшкә килгән медицина хезмәткәрләренә 1 миллион сумлык сертификатлар тапшырды.
Быел, шулай ук, дефицит булган белгечлекләр буенча эшкә килгән 125 табиб 1 миллион сум матди ярдәм алачак.
Киңәшмә барышында Радий Хәбиров бер айда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә логистиканы оештыруның җентекле анализын әзерләргә һәм аның нигезендә иң начар территорияне билгеләргә кушты. Арытаба бу муниципалитетлар белән аерым эш алып барылачак.
Моннан тыш, авылда һәм еракта урнашкан районнарда медицина ярдәме уңайлылыгы һәм аның сыйфатын күтәрү мәсьәләсе дә каралды.
– XXI гасырда яшәп, кешеләрнең медицина ярдәме алу өчен белгечләрне озак көтүләре оят, – диде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, соңгы 10 елда шәһәр һәм районнарда үлем сәбәпләре статистикасын анализларга һәм проблеманы хәл итү юлларын билгеләргә кушты.