+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 август 2019, 11:14

Яшь каласың килсә...

Беркемнең дә картаясы килми. Озак еллар яшь һәм сау-сәламәт булам, дисәң, кабак ашарга кирәк икән.Галимнәр бу хакта күп тикшеренүләр үткәргәннән соң белдергән.

Беркемнең дә картаясы килми. Озак еллар яшь һәм сау-сәламәт булам, дисәң, кабак ашарга кирәк икән.
Галимнәр бу хакта күп тикшеренүләр үткәргәннән соң белдергән.
Кабакта С витамины күп. Ә ул чәчләрне һәм тырнакларны сәламәтләндерергә ярдәм итә. А һәм Е витаминнары да бу яшелчәдә башкаларга караганда күбрәк. Алар тән тиресенең тыгызлыгын арттыра, җыерчыкларны бетерә.
Белгечләр әйтүенчә, кабакны көн саен ашау арыганлыкны юк итә, уйлау сәләтен арттыра. Моннан тыш, әлеге яшелчә организмның йөрәк авыруларына һәм яман шешкә каршы тору сәләтен көчәйтә.
Ә кабактан телеңне йотарлык ризыклар әзерләп була! Бәлеш, коймак, пироглар, төрле десертлар - кайсын яратасыз, шуны пешерегез һәм файдасын белеп ашагыз, дуслар!
Читайте нас