Соңгы вакытта табиблар шундый нәтиҗәгә килгән.
Безнең халыкка эчтә янган хисләрне сүндерү, эчтәгене тышка чыгармау бик хас. Әни кеше үз хисләрен тыеп, сүндереп яши, әти кеше тешен кысып түзә, ә моны күреп үскән бала да нәкъ шулай яшәячәк. Сер бирмәү, авыз-борының кан булса да төкермәү, кеше ни әйтер, дип яшәү «татарлыкка» да бәйледер, бәлки?!
Психолог, гештальт-терапевт Елена Паршина "Шәһри Казан"га биргән әңгәмәсендә шулай дип белдерә.
– Онкологик авыруны җиңәргә психологлар ярдәм иткән, дигәнне ишеткән бар. Моның шулай булуы мөмкинме?
– Нинди генә яхшы психолог булса да, авыруны дәвалый, дип әйтә алмыйм. Кешене психолог түгел, ул үз-үзен дәвалый. Әгәр кеше савыгуга өметләнми, барлык нәрсәгә каршы килә һәм эчтән «үләргә» дигән карар кылган икән, ул шуңа таба барачак, «нәтиҗәсе» дә озак көттермәячәк. Онкологияне «социаль хупланган суицид» дип тә йөртәләр. Яман шеш – эчкә җыелган үпкә нәтиҗәсе ул.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, яман шеш белән авыручыларның үпкәләре бик күп булганлыгы ачыкланган. Үпкәләү – ул балалар реакциясе. Яшәү барышында кешенең үпкә хисе туа тора, арта, өстәлә, хисләрен белдерә алмый, ахырда ул үзен кирәксез тоя башлый. Ә психологик консультация нәтиҗәсендә аста күмелгән хисләр тышка чыгарыла.
Үпкәләү ни өчен балаларга хас хис? Чөнки олы кешенең аңа начарлык кылгандагы реакциясе ачу, ярсу, агрессия булырга тиеш. Мәсәлән, «Мин турысын әйтәм, миңа алай ошамый. Минем сиңа ачуым килде» – бу өлкән кеше реакциясе. Ә психологик яктан өлгермәгән кеше барысын да йота, үпкәсен эченә җыя, пассив рәвештә генә агрессия күрсәтә. Эчтән янса да, борчылса да, ул тышка чыгармый.
Психологлар кеше үз ихтыяҗлары барлыгын аңласын өчен эшли. Авырулар нәрсә теләвен төшенә, нәрсә мөмкинлеген, үз ихтыяҗларын канәгатьләндереп тә яшәп булганын, башкалар бәхете өчен ул җавап бирергә тиеш түгел икәнлекне аңлап, тормышка һәм үзләренә карата фикерләрен үзгәртә.