Илебездә яман шеш белән авыручылар саны соңгы ун елда 40 процентка арткан. Узган елда әлеге диагноз белән 3 миллион 700 мең кеше онкология диспансерларында исәптә торган.
Яман шеш аеруча Курск өлкәсендә, Мордовиядә, Краснодар краенда, Псков, Калуга өлкәләрендә киң таралган. Моны белгечләр төбәкнең бик кояшлы җылы як булуы һәм ул якларда өлкән яшьтәге кешеләрнең күплеге белән аңлата икән.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, былтыргы нәтиҗәләргә нигезләнеп, кайсы органдагы яман шештән үлүчеләр күбрәк икәнлеген ачыклаган. Беренче урында – ашказаны асты бизе рагыннан үлү очраклары. Алар яман шештән вафат булучыларның 40 процентын тәшкил иткән.
Икенче урында – бавыр, өченчесендә – ашказаны яман шеше. Трахея, бронх, үпкә рагыннан барлык авыруларның 22 проценты, йоткылык рагыннан 17 проценты җан биргән.
Соңгы елларда гомерләре яман шештән өзелүчеләр бик нык күбәйгән кебек тоелса да, былтыр онкологик чирләр барлык үлемнәрнең 6 процентын тәшкил иткән.
Табиблар кисәтүенчә, чипсы, кола, “бургер”, фри-бәрәңгеләр, сосиска, макарон, тозлы, кыздырылган, майлы ризык белән мавыгу - яман шешкә иң туры юл. Соңгы елларда балалар һәм үсмерләр арасында рак авыруының киң таралуы нәкъ менә аларның фастфуд яратуы белән аңлатыла да торгандыр.