+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 август 2019, 13:36

Испаниягә бармый торыгыз!

Бу бигрәк тә йөкле хатыннарга кагыла.

"Роспотребнадзор" хәбәр итүенчә, Испаниядә "листериоз" дигән авыру таралган. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруның 150 очрагы теркәлүен раслаган.
Испаниянең көньягында бу авыруның беренче үлемечле очрагы теркәлгән. Табибларны бигрәк тә шушы авыру белән зарарланган 15 хатынның хәле нык борчый. Листериоз урындагы җитештерүченең ит продукциясе аша таралган дип фаразлана.
Бу бактериаль авыру үзәк нерв системасын зарарлый, менингит, энцефалит кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Инфекция кешедән кешегә күчми. Ул, башлыча, тычкан, комак ише кимерүчеләрдән тарала.
"Роспотребнодзор"ның мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге авыруга бигрәк тә йөкле хатыннар, яңа туган сабыйлар, өлкән яшьтәгеләр бирешә. Шуңа да ведомство бу илгә сәяхәтне кичектерү яхшырак булачагын кисәтә.
Авыруның төп билгеләре: югары тән температурасы, баш, мускуллар авырту. Листериоз авыруы ангинага яисә менингитка охшаган.
Читайте нас