“Онкопатруль” Бөтенрусия акциясе халыкта ракны иртә стадиядә ачыклау өчен оештырыла.
“Онкопатруль” Бөтенрусия акциясе 20-30 августта республиканың ике шәһәрендә — Стәрлетамакта һәм Салаватта үтә. Онкология авыруларын иртә стадиядә ачыклау буенча масштаблы скрининг программасы илнең төбәкләрендә Дәүләт медицина-тикшеренү радиология үзәге тарафыннан үткәрелә.
Рак авыруларын иртә стадиядә ачыклау диагностикасын П. А. Герцен исемендәге МНИОИ, А. Ф. Цыба исемендәге МРНЦ һәм Н. А. Лопаткин исемендәге Радиология һәм урология фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче хезмәткәрләре үткәрә.
Белгечләрнең эше ике этапка бүленгән: 20-26 августта — “Башкортстан сода компаниясе”, ә 29-30 августта “Салаватстекло” предприятиесе хезмәткәрләре медицина тикшеренүе үтәчәк.
Диагностика нәтиҗәләре буенча яман шеш авыруына шик туган пациентлар өстәмә тикшеренү үтәргә җибәреләчәк.