56 яшьлек Майк Саммерс кызына үләр алдыннан оныклары турында кайгыртачагын вәгъдә иткән. Элек аның гәүдә авырлыгы 170 килограмм булган һәм ул хроник авырулардан интеккән.
Бөек Британиянең Уэльс шәһәрендә яшәүче ир кызының үләр алдыннан әйткән үтенечен үтәү өчен 90 килограммга ябыккан, дип хәбәр итә “Wales Online”.
56 яшьлек Майк Саммерсның кызы яман шештән өч ел элек үлгән. “Аның соңгы сүзләре киявемә балаларны тәрбияләшергә ярдәм итәргә кирәклеге турында булды”, - ди ул.
Ул вакытта Майк Саммерсның гәүдә авырлыгы 170 килограмм булган, ир йөрәк һәм үпкә хроник авыруларыннан интеккән. Шуңа да карамастан, ир начар гадәтләрдән шунда ук баш тартмаган. Ул иртәдән кичкә кадәр ашый. 2018 ел башында аның сәламәтлеге начарлана һәм ул дәваханәгә эләгә.
Бер ел элек Майк Саммерс ябыгу программасына язылган. Диета һәм физик активлык аңа нибары 12 айда ябыгырга булышкан. “Мин моны үзем өчен түгел, ә барлык якыннарым өчен эшләдем”, — ди Майк Саммерс.