Свердловск өлкәсенең Новолялинский районы дәваханәсендә эшләүче табиб-гинеколог Олег Баскаковка карата авыруга ярдәм күрсәтергә теләгәне өчен җинаять эше кузгатылган.
Табиб янына бу көнне өлкән яшьтәге әбекәйне китерәләр. Ул авыртынуларына түзә алмый, кычкыра хәтта.
Гинеколог аңа үз бүлмәсендә булган ике даруны тиз арада кадарга куша. Авыртуны басучы һәм тынычландыручы дарулар була болар. Табиб-гинеколог аларны күптән түгел лейкоздан үлгән әнисе өчен алган, сроклары чыкмаган була.
Авыру әбекәй янына китеп баручы шәфкать туташын коридорда өлкән шәфкать туташы туктата, кулындагы ампулаларны тартып ала һәм полициягә шалтырата. Эш шунда: мондый дарулар психотроп препаратлар исемлегендә һәм аларны махсус рөхсәт белән генә кадарга ярый. Ә өлкән шәфкать туташының табиб-гинекологка үче була.
Бакскаков исә үзенең бу гамәлен инде эш көне ахырына якынлашуы һәм бу вакытта, гадәттә, өлкән шәфкать туташының кайтып китүе, ә авыруга нәкъ менә шул дарулар гына ярдәм итә алуы белән аңлата. Хәзер табиб-гинекологка 8 ел төрмә яный. Ә, асылда, бу даруларны авыруга язарга аның тулы хокукы бар. Алардан авыру сәламәтлегенә бернинди зыян да килмәс иде, ди хезмәттәшләре.
Тик моны ул билгеле тәртип белән эшләргә тиеш булган: башта авыруның медицина картасына бу хакта язарга, аннары өлкән шәфкать туташына хәбәр итеп, махсус сейфтан алырга!
Тикшерү дәвам итә. Авыруга тиз ярдәм күрсәтәсе килгән табибны утыртып куймаслар дигән ышанычта калабыз. Ит изгелек, көт явызлык...