Белгечләр аяктагы зур бармак янында чыгучы сөяккә нәрсә сәбәпче булуын тикшергән. Нәтиҗәдә, алар түбәндәге киңәшләрне әйткән.
1. Кысык аяк киеме кимәскә.
2. Баш бармакны чамадан тыш эчкә каратмаска.
3. Физик эш эшләгәндә, йөгергәндә гәүдәне төз тотарга.
4. Табан астына көч китермәскә.
Әлеге авыру нәселдән дә килә. Бу очракта аякларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Сөяктән операция ярдәмендә дә арынып була. Әмма мондый юлга баручыларның 35 проценты операция нәтиҗәсе белән риза түгел икән.