Быел Уфада мотлак медицина страховкалавы белән финансланган уникаль программа эшли башлады. Аңа ярашлы, Уфада мотлак медицина страховкалавы буенча хезмәтләндерелгән 30-39 яшьлек һәр хатын-кыз үзенең хатын-кызлар консультациясендә кеше папилломасы вирусына бушлай тикшерү үтә ала.
Тикшерү үткәрү өчен бөтен дөньяда танылган “алтын стандарт” – Дайджин-тест технологиясе кулланыла. Бу ысул төгәл нәтиҗә алырга ярдәм итә.
Тест нәтиҗәсе тискәре булса, хатын-кызда рак алды үзгәрешләре тулысынча юк һәм кимендә алдагы биш ел өчен хәвеф булмаячак, дигән сүз. Тестның уңай нәтиҗәсе кеше папилломасы вирусы белән инфекцияләнгән булуга бәйле, бу киләчәктә аналык муентыгы яман шеше килеп чыгу хәвефен тудыра. Тест уңай нәтиҗә биргән очракта, табиб-гинеколог хатын-кызга дәвалану өчен аналык муентыгы патологиясе кабинетына юллама бирә.
Республика Медик-генетик үзәге директорының медицина буенча урынбасары Марина Мельникова әйтүенчә, кеше папилломасы вирусына тест ысулы белән үткәрелгән скрининг әле апрель аенда гына старт алса да, аның нәтиҗәлелеге яхшы күренә. Бу республикада аналык муентыгы яман шешеннән үлем очракларының кимүенә китерергә тиеш.
– Бүгенге көнгә әлеге программа буенча 10 мең кеше тикшеренү үтте. Аларның 9,3 процентында кеше папилломасы вирусы ачыкланды. Бу хатын-кызлар барысы да дәвалану ала, – ди Марина Вячеславовна. – Быел барлыгы 30 мең хатын-кызга кеше папилломасы вирусына тикшеренү үткәрүне планлаштырабыз.
Директор урынбасары әйтүенчә, кеше папилломасы вирусына тикшеренүне шәхси клиникаларда үтү 2-4 мең сумга төшә, шуңа хатын-кызлар быел бушлай бирелгән мөмкинлекне кулдан ычкындырмасын иде.
Медик-генетик үзәктә дүрт лаборатория эшли. Анда 13 онкоген төрне ачыклау буенча анализ ясала.
– Бездә вирусны ачыклау буенча иң заманча җиһазлар, югары технологияләр кулланыла, яхшы кадрлар составы эшли, – ди директорның лаборатор-диагностика эше буенча урынбасары Рита Хөсәенова. – Нәтиҗә төгәл булсын өчен катлаулы технологияләр керттек, эшнең күп өлеше автоматлаштырылган, бу берьюлы күп тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Әле Уфада һәр хатын-кызлар консультациясендә кеше папилломасы вирусына тикшеренү үтәргә мөмкин. Аның өчен консультация телефонына яисә Call-үзәкнең бердәм телефонына (13-01) шалтыратып язылырга кирәк.