+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 август 2019, 12:41

Салаватта 2020 елда дәваханәнең яңа хирургия корпусы ачылачак

Салават буенча эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусын реконструкцияләү барышы белән танышты.

Салават буенча эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусын реконструкцияләү барышы белән танышты.
Шәһәр дәваханәсе 1989 елда ук төзелә башланган, әмма алга таба туктатылган. Тулы канлы төзелеш эшләре 2014 елда гына дәвам итә. 2016 елның мартында өч корпусның икесе файдалануга тапшырыла. Шәһәр хакимияте башлыгы Динар Хәлилов сүзләренә караганда, хирургия корпусын төзүгә 376 миллион сум бүленгән, шуның 167 миллион сумы җиһазлар сатып алу һәм урнаштыруга тотылачак. Дәваханәнең хирургия корпусы 2020 елның ноябрендә эшли башлаячак.
Радий Хәбиров шәһәрдә табибларга кытлык проблемасы ничек хәл ителүе белән кызыксынды. Дәваханәнең баш табибы Салават Морзагулов сүзләренә караганда, күптән түгел генә шәһәрдә 9 яңа табиб эшкә кабул ителгән, сентябрь-октябрь айларында максатлы юллама белән Ырынбур һәм Башкорт дәүләт медицина университетларын тәмамлаучылар Салаватка эшкә кайтыр дип көтелә. Тар белгечләрне җәлеп итүдә республика программасы уңай роль уйнаган, аның буенча аларга 1 миллион сум акча бирелә. Әмма әлегә, күрелгән чараларга карамастан, шәһәрдә элеккечә үк участок терапевтлары һәм педиатрлары җитми.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау проблемалары республикада иң кискенннәрнең берсе булып тора һәм шәһәр хакимияте тарафыннан көндәлек игътибар таләп итә.
Шәһәр хакимияте республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә якынча 1 миллиард сумлык тулы бер дәваханә шәһәрчеге төзү буенча амбициоз проект эшли. Салават бала тудыру йортының яңа бинасын төзү тәкъдиме дә бар, эшләрнең якынча бәясе 400 миллион сум дип бәяләнә.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, әлеге проект җитди эш алып баруны таләп итә, ул бу һәм башка мәсьәләләрне “Сәламәтлек сәгате”ндә карарга кушты.
Читайте нас