+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2019, 10:42

Черки генә тешләгән булган да соң...

14 яшьлек кызның гомере кыл өстендә.

14 яшьлек кызның гомере кыл өстендә.
Бу хәл Американың Мичиган штатында булган. 14 яшьлек кыз черки тешләгәннән соң, сирәк очрый торган авыру белән зарарланган.
Август уртасында Саванна ДеХарт исемле үсмер кызда көчле баш авыртуы башланган. Берничә көннән аның температурасы күтәрелгән һәм буыннары авырта башлаган. Үсмерне дәваханәдә тикшергәннән соң, табиблар сирәк очрый торган авыру — атларның көнчыгыш энцефалиты вирусы (ВВЭЛ) булуын ачыклаган. Бу вирусны черкиләр таратуы билгеле.
Әлеге вакытта кыз ясалма тын алу аппаратына тоташтырылган. Әнисенең сүзләренә караганда, табиблар алдагы көннәрдә баланы аппараттан алырга җыена һәм барысы да аның уңышлы үтүенә өметләнә.
Читайте нас