+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 сентябрь 2019, 16:28

Табиблар магнит йоткан малайны коткарган

Баланың эчәгенә берьюлы ике магнит ябышкан булган.

Баланың эчәгенә берьюлы ике магнит ябышкан булган.
Дуван районының Мәсәгуть дәваханәсенә эче авырткан малайны август башында китерәләр. Табиблар аны тикшергәннән соң, ашыгыч рәвештә операциягә җибәрәләр. Хирурглар исә баланың эчәгендә ике магнитка тап була. Тимер кисәкләре эчәкне кыстырып, бер-берсенә ябышкан була. Алар арасында некроз башлануы да ачыклана.
Әгәр баланың магнит кебек тимер кисәге йотуы билгеле булса, әти-әниләргә бу проблеманы үзләренә хәл итәргә ярамый. Киресенчә, аларга вакытны әрәм итмәскә, тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгечләр. Әти-әниләр үзләре дә моны аңламыйча, хәлне катлауландыра: баланы костырырга тырыша, каты ризык ашатып, магнитны чыгармакчы була, яисә күп итеп су эчерә.
Әлеге очракта да, әти-әнинең үз вакытында баланы табибларга күрсәтүе, аның гомерен саклап калган, дип хәбәр ителә медицина учреждениесенең “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә.
Читайте нас