+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 сентябрь 2019, 13:09

Онкология ярдәме күрсәтүче үзәкләр ачыла

Шушы елдан республиканың 17нче, 13нче, 21нче, 22нче Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәләрендә, Республика кардиология үзәгендә “Уңайлы кабул итү бүлекчәсе” проекты гамәлгә ашырыла.

Шушы елдан республиканың 17нче, 13нче, 21нче, 22нче Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәләрендә, Республика кардиология үзәгендә “Уңайлы кабул итү бүлекчәсе” проекты гамәлгә ашырыла.
Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башкаланың 13нче дәваханәсендә булды. Аның баш табибы Эльза Сыртланова “Уңайлы кабул итү бүлекчәсе”нең шартлы рәвештә яшел, кызгылт-сары һәм кызыл төсләргә бүленүен әйтте.
"Кызыл зона"га реанимация һәм кичекмәстән операция таләп ителүче пациентлар эләгә. Аларның өлеше — 10 процент.
"Кызгылт-сары зона"га реанимация һәм ашыгыч ярдәм таләп ителүчеләр китерелә, аларның өлеше — 60 процент.
"Яшел зона"га, аңлашылуынча, башка авырулар озатыла.
“Уңайлы кабул итү бүлекчәсе”нең якынча бәясе 500 миллионнан 1 миллиард сумга кадәр.
Быел 13нче дәваханә нигезендә онкология буенча амбулатория ярдәме үзәге дә эшен башлады. Республикада барлыгы шундый 13 муниципальара үзәк төзеләчәк.
Радий Хәбиров, шулай ук, ”Сакчыл производство” принциплары кертелгән поликлиника эше белән танышты. Шушында ук аңа “Здравографика” модулен күрсәттеләр. Аның буенча халык барлык төр авырулар, диспансерлау һәм авыруларны профилактикалау буенча теләсә нинди мәгълүмат ала ала.
Республика җитәкчесе клиник-диагностика лабораториясендә дә булды.
Читайте нас