Уфада реконструкциядән соң Башкорт дәүләт медицина университетының 3нче корпусы ачылды. Биредә тәүге республика хирургларының берсе Имам-Гали Кадыйровның исемен йөртүче Җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклауны оештыру институты урнашты.
Шулай ук, университет кампусында республика сәламәтлек саклау системасының күренекле оештыручысына һәйкәл-бюст ачылды.
Аны ачу тантанасында Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
– Бу бина революциягә кадәр төзелгән, 1932 елда корпус медицина институтының беренче студентларын кабул иткән, — диде университет ректоры Валентин Павлов. – Бөек Ватан сугышы елларында аның стеналарында эвакуация госпитале, Украина Фәннәр академиясе, әлеге Сеченов исемендәге университетның сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы урнашкан булган.
Тарихи бина иске сызымнар буенча тергезелгән. Яңартылган корпуста иң заманча IT - һәм санлы технологияләр буенча студентлар, ординаторлар укытылачак. Валентин Павлов сүзләренә караганда, якындагы елларда башка корпусларны реконструкцияләү һәм вузның барлык студентлар кампусын яңарту көтелә.
Сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгать сәламәтлеге буенча ординаторлар өчен яңа корпуста беренче лекцияне Олег Салагай укыды.