Тормыш сыйфаты яхшыруның начар яклары да бар икән.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, иң бай саналган 9 илдә 20-49 яшьлекләр арасында юан эчәк яман шешенә таручылар саны арта. Моңа аларның төрле фаст-фуд белән туклануы һәм начар экология сәбәпче.
Исемлектә иң алда Көньяк Корея белән Германия тора. Бу илләрдә ракның шушы төренә тарыган яшьләр саны бермә-бер арткан.
Өлкәннәр арасында да ул киң таралган, ләкин аларның вакытында тикшеренү үтүе нәтиҗәсендә артуга юл куелмый.
Табиблар бу чирдән котылуның бер генә юлын билгели: вакытында тикшерелү һәм чирне иртә стадиясендә ачыклау.