+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2019, 04:02

Авыруны иртә ачыклаучыларга – 5 мең сум!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада 13нче шәһәр клиник дәваханәсе нигезендә күчмә “Сәламәтлек сәгате” уздырды. Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин һәм дәваханәнең баш табибы Эльза Сыртланова учреждениедә сакчыл медицина технологиясе гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Биредә пациентларны индивидуаль штрих-код һәм авыру турында өстәмә мәгълүмат тупланган махсус электрон браслет буенча идентификацияләү кертелгән. Бу дәвалау процессында хаталарны булдырмау мөмкинлеге бирә һәм шәхси мәгълүматларны саклый. Медицина оешмасында онкология авырулары белән актив көрәшәләр. 1 июльдән биредә 13нче шәһәр дәваханәсе һәм 2нче, 38нче поликлиникаларга караган пациентларга хезмәт күрсәтүче Амбулатор онкология ярдәме үзәге эшли башлады. Арытаба төбәк җитәкчесе табибларга онкология авыруларын иртә ачыклаган өчен бер тапкыр бирелүче акчалата түләү алуга сертификатлар тапшыру тантанасында катнашты. – Без башлангыч стадияләрдә онкоавыруларны ачыклаганда игътибар һәм профессионализм күрсәткән табиблар һәм фельдшерларга 5 мең сум күләмендә премия түләү турында карар кабул иттек, – диде Радий Хәбиров. – Бүген сертификат алган табибларга рәхмәт белдерәсем килә. Монда мәсьәлә акчада түгел, ә безнең рәхмәтебездә, чөнки сез кешеләр гомерен саклап каласыз. Республика бюджетында бу максатларга 30 миллион сум каралган. Шуларның 12 миллион сумы инде түләнгән, ягъни агымдагы елның җиде аенда онкоавыруларның 1 650дән артык очрагы ачыкланган. Радий Хәбиров, кирәк булган очракта, профилактик чаралар үткәрүгә бюджет чыгымнарын арттырырга кушты.

Читайте нас