Стәрлетамак районының Талач авылы илебезгә бик күп танылган шәхесләр биргән
Шуларның берсе — Исмәгыйль Гобәйдуллин. Ул — Башкортстанның атказанган табибы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, медицина фәннәре кандидаты.
— Мин — Талач авылы мәктәбенең беренче чыгарылыш укучысы, — дип горурланып әйтә Исмәгыйль Гобәйдуллин.
Ул гомере буена туган ягым, туган төягем, туган авылым, дип яшәгән һәм яши. Исмәгыйль Хәйдәр улы өч балалы гаиләдә туып-үсә. Әти-әнисенең дөрес тәрбиясен алган уллар тырыш хезмәтләре белән бу тормышта үз урыннарын таба. Алар өчесе өч өлкәдә “Башкортстанның атказанган” дигән мактаулы исем яулый.
Исмәгыйль Гобәйдуллин мәктәптән соң Уфа медицина институтын тәмамлый. Хезмәт юлын башкаланың 17нче дәваханәсендә балалар хирургы булып башлый. Тырыш, уңган, белемле Исмәгыйль Хәйдәр улы 11нче дәваханәнең баш табибы урынбасары, 21нче дәваханәнең медицина бүлеге начальнигы вазыйфаларында хезмәт куя. Әйтергә кирәк, ул әле дә һөнәренә тугры кала. Авылда яшәүче 93 яшьлек әнисен тәрбияли.
— Тормышка, авылдашларыма, туганнарыма битараф була алмыйм. Берәрсе киңәш, ярдәм сорап килә икән, мин аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Авылның киләчәге дә борчуга сала. Туган төягендә калган, тормыш корган яшьләребезгә хөкүмәт тарафыннан ташламалар каралса, аларга яшәү җиңелрәк булыр иде. Сугыштан соң безнең авылга нибары йөзгә якын фронтовик исән-имин кайткан. Шулай булуга карамастан, авылда туым саны арткан. Сәбәбе — яшь гаиләләрнең күп булуында. Туган авылыбызның кадерен белеп яшәсәк иде, — ди Исмәгыйль Гобәйдуллин.