+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2019, 09:32

Табиблар авыруның сәламәтлегенә зыян салмасын

Табиблар авыруның хәлен ничек кенә җиңеләйтергә тырышмасын, хәтта дәваханәләрдә дә ниндидер авыру йоктырырга мөмкин. Монда табибларны гаепләү дә дөрес түгел, чөнки медицина учреждениесендә үткән һәр тикшеренү, дәвалану авырулар өчен берникадәр куркыныч тудыра. Әлеге күренеш 17 сентябрьне дөнья күләмендә Хәвефсезлек көне итеп игълан итәргә этәргеч булды. Бу башлангычка 194 ил кушылды.
Русиянең сәламәтлеккә күзәтчелек оешмасы бу җәһәттән ел саен бик күп гаризалар тикшерә. Тикшерүләрдә гражданнарның сәламәтлек саклау буенча хокуклары бозылу турында берничә мең шикаятьнең дөрес булуы ачыклана. Чыннан да, һәркем бушлай медицина ярдәме алырга хокуклы.
Читайте нас