+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2019, 05:34

Туңдырма белән тавык ите ашап та ябыккан

Бөекбританиядә яшәүче 140 килограммлы Эрика Лины табиблар артык авырлык аркасында үләргә мөмкинсең дип кисәткәннәр. Шуннан соң хатын диетага утырган.

Бөекбританиядә яшәүче 140 килограммлы Эрика Лины табиблар артык авырлык аркасында үләргә мөмкинсең дип кисәткәннәр. Шуннан соң хатын диетага утырган.
Күп ашавы аркасында Ли селкенә дә алмаган, гел утырып торган һәм тәне авыртудан интеккән. Ул берничә тапкыр ябыгырга тырышып караган, әмма нәтиҗәләр уңай булмаган.
Ли ныклап торып ябыгу программасына керергә булган. Ул майлы ризыклар ашаудан туктаган. Шул ук вакыта ул, мәсәлән, тавык ите, көн саен бераз туңдырма ашый алган.
Моннан тыш, Ли персональ тренер белән шөгыльләнгән. Ул йөгерә башлаган һәм атнасында өч мәртәбә утызар минут күнегүләр ясаган.
Яңа диетасы һәм физик активлыгы аркасында хатын 63 килога ябыккан. Хәзер ул полумарафонда катнашырга әзерләнә.
Бу хакта "Интертат.ру" яза.
"Томанлы Альбион"дагы яшәү дәрәҗәсе центнер ярымга кадәр симерергә дә мөмкинлек бирәдер, бәлки... "Русиядә яшәү авыр", - дия-дия, үзебез ничек итеп соңыннан ябыгырлык итеп ашыйбыздыр, белмәссең...
Читайте нас