+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2019, 09:43

Заворотнюкта - глиобластома. Ул нинди чир?

Аннан савыгып буламы? Авыруның билгеләре нинди?

Аннан савыгып буламы? Авыруның билгеләрне нинди?
Русиядә баш мие яман шеше белән авыру дәрәҗәсе 100 мең кешегә 23 очрак тәшкил итә. Бу елына 34 мең яңа ачыкланган чир, дигән сүз.
Русия клиник онкологлар җәмгыяте эксперты Гиригорий Кобяков шундый саннар китергән.— Шешләрнең 30 процеты рак булып чыга. Соңгы елларда баш мие авырулары саны артты. Иң авыры — глиобластома. Заворотнюкта ракның нәкъ шушы формасы. Глиобластома дүртенче стадиядә генә беленә ала. Савыгу очраклары бик аз билгеле, еш кына яман шешне үсүдән туктатып булмый, — ди ул.
Авыруның симптомы – күңел болгану, косу, баш авырту, шулай ук аң һәм йокы бозылу мөмкин. Шулай ук баш миенең зарарланган ярымшарыннан — кулларда һәм аякларда хәрәкәтләрне координацияләү бозыла. Кайчагында хәтта эпилептиморф өянәкләр дә булырга мөмкин.
Онкологлар фикеренчә, глиобластоманың нидән килеп чыгуы билгесез. Әгәр дә берәр табиб аның сәбәбен белсә, аңа шунда ук Нобель премиясе бирерләр иде, ди алар.
Авыру беленгәннән соң, кеше уртача 11 ай яши.
Читайте нас