+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь 2019, 07:39

Магнит давылы вакытында чәй һәм кофе эчәргә ярамый

“РИА Новости” агентлыгы хәбәр иткәнчә, табиб-невролог, психолог Андрей Крицкий һава торышы үзгәреше кискен йогынты ясый торган кешеләргә киңәшләр биргән. Ул чәй һәм кофедан баш тартырга кирәк дип саный.

Шулай ук мондый һава шартларында күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләренә өстенлек бирергә, шулай ук физкультура белән шөгыльләнергә киңәш ителә, дип яза “Татар-информ”.
“Йоклар алдыннан, кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак күзәтергә һәм дарулар эчәргә кирәк”, — ди табиб Андрей Крицкий.
Читайте нас