+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь 2019, 19:57

Канда онкологиянең беренче билгеләре нинди?

Лейкемия бик мәкерле авыру. Ул тиз үсеш ала. Аның беренче билгеләрен игътибарсыз калдыра күрмәгез.

Лейкемия бик мәкерле авыру. Ул тиз үсеш ала. Аның беренче билгеләрен игътибарсыз калдыра күрмәгез.
Әгәр теш казналыгы каный башлаганын сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, - дип хәбәр итә "Интертат".
Гадәттә, теш казналыгы канаганда, кешеләр стоматологка мөрәҗәгать итә. Алар пародонтоз авыруы дип уйлый. Ләкин теш казналыгы озак вакыт дәвамында канап йөрсә, бу канда яман шеш - лейкемия билгесе булуы бар, диелә хәбәрдә.
Әлеге билге канда тромбоцитлар саны кимүен күрсәтә. Бу очракта кан оемый башлый. Шуңа күрә әлеге билгене күреп алуга ук кан анализы бирергә кирәк.
Лейкемия вакытында тән аксыл төскә керә, тән температурасы кисәк кенә күтәрелә, еш кына баш авырта башлый, калтырата. Кешенең корсагы зураерга, яки киресенчә, кисәк кенә ябыгырга мөмкин.
Кан яман шеше белән авырып китү куркынычы теләсә кайсы яшьтә була ала. Шуңа күрә сәламәтлеккә һәрчак игътибарлы булырга кирәк.
Читайте нас