Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров сәламәтлек саклау тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган күчмә “Сәламәтлек сәгате” үткәрде. Ул Башкорт дәүләт медицина университетында узды.
Киңәшмә башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе вуз эшчәнлеге белән танышты. Уку йорты ректоры Валентин Павлов университетның үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Ул республиканың сәламәтлек саклау системасы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча һәм дөньяның алдынгы университетлары, фәнни оешмалар белән хезмәттәшлек итүче заманча фәнни-мәгариф үзәге төзүне күз уңында тота. Бу эштә матди-техник базаны ныгыту, яңа корпуслар һәм кампуслар төзү мөһим роль уйный.
Радий Хәбиров санлы кабинетта булды. Анда районнар һәм университет клиникасындагы операция бүлмәсе белән видеоконференц элемтә аша семинар бара иде.
Арытаба төп корпуста төбәк җитәкчесе студентларга алган күнекмәләрне беркетергә мөмкинлек бирүче махсус җиһаз үрнәкләрен карады.
Киңәшмәне ачып, Радий Хәбиров 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указга кул куюын тагын бер тапкыр искә төшерде. Анда, мәсәлән, сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим бурычлар куелган. Алар демографик хәлне яхшырту, зур медицина объектларын төзү, тармакка кадрлар җәлеп итүгә кагыла. Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына указны гамәлгә ашыру программасын әзерләүне йөкләтте.
Киңәшмәдә, гадәттәгечә, гражданнарның сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды. Сентябрь өчен аларның саны ике тапкыр диярлек кимегән, һәм бүген мөрәҗәгатьләр структурасында медицина тематикасы җиденче урында тора.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, мөрәҗәгатьләр саны кимү гомумән сәламәтлек саклау буенча хәлне үзгәртә алган, ә халык күтәргән мәсьәләләр аерым урыннарда җитешсезлекләргә игътибар юнәлтүне таләп итә.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин тармакны кадрлар белән тәэмин итү һәм медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Валентин Павлов үз чыгышында республиканың сәламәтлек саклау системасы өчен кадрлар әзерләү, шулай ук вузның профессор-укытучылар составының урыннарга чыгып эшләвенең зур күләме турында сөйләде.
Радий Хәбиров агымдагы ел башында Сибайга белгечләр җибәргән Башкорт дәүләт медицина университеты җитәкчелегенә һәм башка медицина оешмаларына рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе ай дәвамында урыннарга чыгып кабул итү графигын төзергә, ә муниципалитет башлыкларына табибларга уңайлы эш һәм яшәү шартлары тудырырга кушты.
Киңәшмәне тәмамлап, Максим Забелин сигез ай эчендә Башкортстанда гомум үлем күрсәткеченең җиде процентка кимүен хәбәр итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада 2 424 кеше азрак үлгән.