+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2019, 12:21

Сургутыгызга китегез!

Коточкыч хәл! Уфадагы онкология диспансерына ярдәм сорап килгән авыруны кире борганнар.

Коточкыч хәл! Уфадагы онкология диспансерына ярдәм сорап килгән авыруны кире борганнар.
Югыйсә, аның кулында ОМС полисы булган. Билгеле булуынча, ул бөтен ил территориясендә гамәлдә.Әлеге ханым Сургуттан Благоварга туганнарына кунакка кайткан булган. Авыру булгач, андагы табиблар аны Уфага юллама һәм путевка биреп озаткан.
Ул препаратын алып онкодиспансерга килгән. Бүлек мөдиренә кергән, анысы онкологка җибәргән. Озын чират үтеп килеп керсә, аны тагы ниндидер кабинетка озаталар. Ә анда утырган бер ир, документларны карагач, терапия эшләүдән баш тарта һәм дорфа рәвештә, Сургутыгызга китегез, дип җикерә...
Хатын Сургутына кайткан, тиешле дәвалауны алган. Тик ул вакытында алынмагач, хәле начарайган, дип хәбәр итә туганнары.
Менә шундый хәлләргә төшерә ак халатлыларның бик ак булмаган гамәлләре!
Читайте нас