+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 октябрь 2019, 12:37

Гриппмы, томаумы?..

.Диагнозның дөрес куелуы мөһим.

Грипп һәм томау икесе ике төрле дәвалана, дип яза "Российская газета". Бу чирләрнең симптомнары төрлечә.
Томау чагыштырмача җиңел үтә торган булса, грипп эләксә, берничә сәгать эчендә температура 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Берничә көн дәвамында температура төшми. Шулай ук тән сызлый, баш авырта, икенче көннән коры ютәл башлана.
Томау төшкәндә температура 39дан артмый һәм 1-3 көндә хәл яхшыра. Бер атнада кеше тәмам савыга, грипп булганда, тән һәм буыннар сызлау 10-20 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.
Грипптан тиешенчә дәваланмаганда, кеше өзлегергә мөмкин.
Читайте нас