Швеция галимнәре канның нинди төркеме ракка каршы нык торуын ачыклаган.
35 ел дәвам иткән тикшеренүдә 1,1 миллион кеше катнашкан.
Яңа эш авторлары Англиядәге коллегаларының нәтиҗәләрен раслаган. Алар каннары икенче төркемдә булучылар ашказаны рагы белән ешрак чирли, дип белдергән.
Ә менә каны беренче төркемгә караучылар ракка каршы нык тора. Ләкин алар гастрит һәм ашказаны җәрәхәтеннән ешрак иза чигә.
Каннары өченче һәм бик сирәк булган дүртенче төркемдә булучыларда ашказаны асты бизе рагы еш күзәтелгән.