.Хөкүмәт Административ кодекска үзгәреш кертә.
Русия Хөкүмәте балигъ булмаган балалары тәмәке тарткан өчен ата-аналарга штраф салу турында документ әзерли. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Эчке эшләр министры кул куйган документ проектыннан күренүенчә, тәмәке тартып тәртип бозган балалар өчен ата-аналарга штраф салына, бу да тәэсирле булмаса, берничә көнгә кулга алырга да мөмкиннәр икән.
Әлеге документ экспертиза үтү өчен Русия юстиция министрлыгына җибәрелә, ә аннан соң закон чыгару органында хупланырга тиеш.