+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 октябрь 2019, 07:22

Эчим микән, эчмим микән, эчсәм исермәм микән...

Соңгы ун елда Русиядә аракыдан үлүчеләр саны 30 процентка кимегән.

.Соңгы ун елда Русиядә аракыдан үлүчеләр саны 30 процентка кимегән.
Статистикадан күренгәнчә, әлеге вакытта уртача һәр йөз мең кешедән 33,2се шундый фаҗигале очракка тарый икән. Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Ун елда исерткеч эчемлекләр куллану да кискен кимегән. Мәсәлән, 2008 елда ил буенча барлык кулланылган спиртлы эчемлек, бер кешегә бүлеп исәпләгәндә, 15,7 литр туры килсә, хәзер - 9,3 литр.
Рәсми рәвештә теркәлгән алкоголиклар саны да кими. Әйтик, алар ун ел элек 2,08 миллион булса, әлеге көндә - 1,3 миллион.
Алкоголизм белән чирләүчеләр Чукоткада һәм Якутиядә күбрәк, дип язалар.
Читайте нас