+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 октябрь 2019, 18:26

Грипптан прививка эшләт!

Башкортстанның "Роспотребнадзор" идарәсе республикада кискен респиратор инфекция белән авыручылар саны артуын хәбәр итә.

Башкортстанның "Роспотребнадзор" идарәсе республикада кискен респиратор инфекция белән авыручылар саны артуын хәбәр итә.
Грипп әлегә күзәтелми. Авыручылар саны әлегә эпидемия бусагасын үтмәгән. Республикада гриппка каршы прививкалау кампаниясе бара. Бүгенге көнгә 817 мең кеше прививка эшләткән. Аларның 178,9 меңе – балалар. Ведомствода кулланылган вакцинаның бу сезондагы иң актуаль штаммнарга каршы икәнен билгелиләр. Эпидемия вакытына республикада 1,8 миллион кешегә прививка ясарга исәп тоталар: 418 мең бала һәм 1,4 миллион өлкәннәр. Гадәттә, эпидемия гыйнвар-март айларында күзәтелә, белгечләр декабрь башланганчы прививка эшләтергә киңәш итә.
Читайте нас: