Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Салават шәһәрендәге поликлиника белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.
“Комсомолькая правда” язуынча, пациентлар психиатрга юллама алу өчен бер-берсен таптый язган. Видеоны шушы этеш-төртештә катнашучыларның берсе бастырган. Ул халыкка поликлиника иртән ачылганчы ук чират алырга туры килүен сөйләгән.
Салаватның медицина учреждениесендә булган вакыйгалар турында төбәк җитәкчесенә Йоматаудагы "Сәламәтлек сәгате"ндә сөйләделәр.
— Һәм янә кешеләр ваемсызлыгы үрнәге, — дип яза Радий Хәбиров. — Сәбәбе аңлашыла кебек: бина һәм табиблар җитешми, электрон язылу каралмаган. Ә тирәнрәк керсәң, психиатр һәм нарколог бер сәгать кенә кабул иткәннәр, аларның кабинетлары Салаватның төрле төбәкләрендә урнашкан. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: беркайчан да бернәрсәгә карата да салкын мөнәсәбәткә карата түзеп тормаячакмын!
Посты ахырында төбәк Башлыгы чиратлар белән килеп туган хәлне ачыкларга, гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә иткән.