+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 октябрь 2019, 07:40

Баймак районында 4 яңа ФАП ачылачак

Авыл җирендә яшәүчеләрнең уңайлы һәм заманча шартларда квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Авыл җирендә яшәүчеләрнең уңайлы һәм заманча шартларда квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
«Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Семеновка һәм Ишбирде авылларында модульле ФАПлар ачылачак. Семеновка авылында объектны урнаштыру шушы көннәрдә башлана.
Баймак үзәк шәһәр дәваханәсе мәгълүматларына караганда, модульле ФАПлар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм барлык заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә.
Шулай ук, агымдагы елда Түбән Идрис һәм Ярат авылларында яңа ФАПлар төзелә башлау планлаштырылган.
Читайте нас