Тәэсире нәтиҗәлерәк булсын өчен кан басымын көйләүче даруны иртән түгел, ә кичтән эчәргә кирәк, ди Испания галимнәре. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре "European Heart Journal" журналында басылган.
Йоклар алдыннан дару эчү күп очракта инсульт һәм йөрәк өянәгеннән коткарып кала икән. Тикшеренүләр ун ел дәвамында алып барылган. Кеше организмының даруларга реакциясе "биологик сәгать" төшенчәсе белән бәйле, диләр. Ә һәркемнең организмы үзенчәлекле.
Шуңа күрә даруны кайчан эчү мәсьәләсендә табиб белән киңәшләшергә кирәк.